Күптән түгел, 25
октябрь көнне Урмай авылында «Милли
мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны Чувашстанда яшәүче татарларның милли лидеры, Чувашстанның һәм
Татарстанның Атказанган мәдәният хөзмәткәре Фәрит Гыйбатдинов оештырды.
Конференциядә
рәсми вәкилләр һәм чыгыш ясаучылардан
тыш Комсомол районы татар авыллары мәктәпләренең укытучылары һәм чыгарылыш
сыйныф укучылары катнаштылар.
Фәрит әфәнде, конференциянең
төп максатларының берсе итеп халыкта, ә бигрәктә үсеп
килүче буында үзебез яшәгән авылларыбыз
тарихы, аның мәдәнияте, безгә кадәр яшәгән күренекле шәхесләре турында
кызыксынучанлык уяту һәм мәгълүматлар җыюны бурыч итеп куйды.
«Илен белмәгән-игелексез», «Халкын
белмәгән-холыксыз», «Нәселен белмәгән-нәселсез» дип, юкка гына әйтмәгән
халкыбыз. Аллаһыга шөкер, Тукай авылы
тарихын ветеран укытучыбыз Гаязетдин абый
Җамалетдинов инде күп еллар өйрәнә. Киләчәк буынга мирас итеп әзерли. Без
авылыбызның тарихын аның китапларынан укып беләбез. Аллаһының рәхмәте яусын
аңа.
Әлеге конференциягә әзерләнгәндә Казан һәм Уфа
архивларыннан Урмай, Тукай авыллары мәчетләре тарихы, муллалары, мәзиннәре
турында күп мәглүмәт җыелды. Шул исәптән төрле елларда дин юлында хезмәт иткән
Садердин хәзрәт Зөлхиҗҗәнов(1889-1911), Камалетдин хәзрәт Зөлхиҗҗанов(1911-1912),
Миннегали зәзрәт Сафяновларга (1913-1937) кагылышлы документлар кайтарылды. Шулай ук
18-нче гасыр ахыры һәм 19-нчы гасыр башында Тукай мәхәлләсендә булган җыеннарда
язылган протоколларның копияләре ачыкланды.
Хичшиксез, конференциядә
яңгыраган фикерләр, санап уткән тарихи мәглүмәтләр укучыларда иҗади эзләнү омтылышы
тудырыр, туган авыл тарихы белән кызыксынучанлык уятыр, милли горурлык, туган
телгә, туган якка мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләр дигән өмет белән калабыз.
Юкка гына татар халкы: "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, – димәгән бит.
|