Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Главная » 2013 » Ноябрь » 3 » 03-11-13 Хиҗри ел исәбе буенча бүген Яңа ел башланды
03-11-13 Хиҗри ел исәбе буенча бүген Яңа ел башланды
20:23

   Хиҗри ел исәбе буенча санаганда, Яңа ел изге Мөхәррәм аеның беренче көнендә керә. Дөньяви бәйрәм буларак җәмәгатьчелек тарафыннан билгеләп үтелмәсә дә, әлеге көндә дөньядагы күп кенә мәчетләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (сгв) 622 елда Мәккә шәһәреннән Мәдинәгә күченүенә багышлап вәгазьләр укыла.

   "Мөхәррәм” сүзе гарәпчәдән "тыелу” дигән мәгънәгә ия. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә  4 айда (Рәҗәб, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Мөхәррәм ае да әлеге изге айлар исәбендә.

   Коръәни-Кәримдә дә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза Мөхәррәм аенда тотылган уразадыр”, дип билгеләп үтә. Икенче бер хәдисендә: "Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди.

   Барыбыз да белгәнчә, ислам динендә ураза тоту – фарыз гамәл һәм ул изге Рамазан аенда үтәлә. Шулай да башка айларда да ураза тоталар. Мөхәррәм аенда ураза тоту шулай ук саваплыдыр. Ураза вакытында ашамый һәм эчми торып, якынлык кылудан тыелып, иң беренче чиратта сабырлыкны чыныктырабыз,  нәфесесебезгә хуҗа булырга өйрәнәбез. Караңгылык иңү белән әлеге тыелулар төшерелсә дә, кеше үзенең нәфесеннән өстен булырга өйрәнә, иманы ныгый.

   Әлеге изге Мөхәррәм аенда игелекле, изге гамәлләр генә кылып, ятимнәргә, хәер ияләренә, мохтаҗларга булышырга кирәк.

   Һәрбер мөселман әлеге айны Аллаһы Сөбхәнәхү вә Тәгалә юлында үткәрергә тиеш. Дөньяви Яңа елга карата "Ничек каршы алсаң, шулай үткәрерсең” дип әйтәләр. Дөресен генә әйткәндә, әлеге гыйбарә мөселман Яңа елына да туры килә: Мөхәррәм аенда үзеңне дөрес, хакыйки юлда гына тотып, тыелганнардан тыелып яшәсәң, киләсе елың да шулай булыр. Әлеге изге айда кылган гамәлләребезнең әҗер-савапларын ел буена гына түгел, киләсе дөньядада татырга насыйп әйләсә иде!

Просмотров: 1109 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 2
2 Админ  
0
Әмин!

1 5+5 = !!!  
0
АДМИН! Яңа ел һәрберебезгә иман байлыгы, илгә-көнгә тынычлык, гаилә бәхете алып килсен. Авылның сайты эшләве, авыл, дөнья яңалыкларын белеп тору үзе бер бәхет. Р-Ә-Х-М-Ә-Т!!!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz