Гомумән, булган җирләрне мәчеткә теркәп кую – Чуашстан өчен генә түгел, Русия өчен дә зур яңалык. "Моңарчы илдә мондый очрак булганы юк иде әле. Бәлкем бу эшнең әһәмиятен кайберәүләр аңлап та бетермидер: җирсез халык – илсез халык бит ул. Бу хәзинә мәңге авылныкы булсын, бездән соң да балаларыбыз, оныкларыбыз бу җирдән файдалана алсын дип мәчеткә теркәвебезнең максаты шул”, – дип аңлатты бу мөһим гамәлне Ә.Шакиров. Хәзер беркем дә үзенә тиешле пай җирен читкә сата алмый, туган-тумачасына файдалануга гына бирә ала икән.
Түбән Новгород өлкәсенең Рыбушки, Мәдинә авылларына барып, андагы тәҗрибәне өйрәнүләре, мәктәп балаларын әледән-әле Казанга, Чабаксарга, башка шәһәрләргә алып барып зур дөньяга чыгарулары да тукайлыларның дөньяга ачык булулары турында сөйли.
Урыннарда социаль активлыкны уяту максатында территориаль иҗтимагый үзидарәләр (ТИҮ) оештыру кирәклеген күтәреп чыккан 131 нче федераль закон да тукайлыларның дөрес юлдан баруын күрсәтә. Быел Комсомол районының һәр авылында яңа устав кабул итеп, ТИҮ булдыру мөмкинлеген рәсмиләштергәннәр. Билгеле, ТИҮләр, шул исәптән мәхәлләләр дә дәүләт органнарына, җирле администрацияләргә альтернатива була алмый. Әмма әлегә шактый җирдә чиновниклар бу иҗтимагый башлангычның әһәмиятен аңлап бетерми.
Киләчәге өметле Революциягә кадәр татарның 14 мең мәхәлләсе булган диләр. Дөрес, бу әле һәр мәчет мәхәллә буларак эшләгән дигән сүз түгел. Кайбер мәгълүматларга караганда, мәчетләребез 16 меңгә җиткән булган. "Хәзерге вакытта Татарстанда 1400 ләп мәчет бар. Шулар тирәсендә оешкан ничә мәхәллә бар икән? Булса да әллә ни күп булмас, 100гә дә җитмидер. Һәрхәлдә, бездә Чуашстандагы, Тукайдагы кебек мәхәллә юк әле”, – дип белдерде мәхәлләләрнең бүгенгесе, киләчәге хакында сүз кузгалгач Р.Мөхәммәтшин. Ә.Кырганов та үзе яшәгән, Чуашстан татарларының үзәге саналган Шыгырданда җиде мәчет булып, кайсы да булса мәчет каршындагы җәмәгатьнең чын мәгънәсендә мәхәллә булып яшәвен кистереп әйтә алмады. Даими рәвештә мәчет идарәсе – мөтәвәллият утырышларын уздырып баручылар да бик аз икән. Гомумән, бу җәһәттә сораулар бик күп әле. Әйтик, әлеге дә баягы Шыгырданда җиде мәхәллә булырга тиешме, әллә бер-ике генәме? Революциягә хәтле булган тәҗрибәгә күз салсак, авыл җирендәге һәр мәчет каршында диярлек мәхәллә эшләп килгән. Һәрхәлдә, һәр мәхәлләнең үзәге мәчет булган. Бик теләгән очракта да бер мәхәлләдән икенчесенә күчү мөмкинлеге булмаган диләр. Күрәсең, бу яшәгән, эшләгән урыныңа бәйле булырга тиешлектән киләдер.