Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 20.10.2017

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2015 » Сентябрь » 2 » 02-09-15 “Бер бала да тапмадым, 10 ятим тәрбияләдем”
02-09-15 “Бер бала да тапмадым, 10 ятим тәрбияләдем”
15:12

   Чувашстан якларына сәфәргә чыктым. Мишәр халкының сүз эзләп кесәгә кермәвен белә идем. Әмма болары кирәкле сүзеңне үз кесәңнән үк тартып алырга мөмкин. Әрсез, чая, батыр халык. Ихата тутырып мал асрый, билне бишкә буып эшли, мул тормышта яшиләр. Чаялык азмы-күпме барыбызда да бар, диярсез. Ә менә батырлык һәркемгә дә бирелми. Үзебезнең Татарстанда да юлыкмаган гаҗәеп батыр әби белән танышып кайттым мин биредә.

   Комсомольск районының Тукай авылында гомер итүче Гөлсәйрән Зиннәтҗанова 10 бала тәрбияләп үстергән. Иң кызыгы, ул аларның берсен дә тугыз ай күтәреп, тулгак ачылары белән тапмаган. Берсеннән-берсе кечкенә 10 ятимгә әни булган ул!

   Әби мине өй алдына ук чыгып каршы алды. Аның янәшәсендә башына ак яулык япкан тагын ике кыз күренде: берсе килене, икенчесе оныгы икән. “Менә шулар “досвидать” итеп тора инде мине”, – ди ул. Көчкә аңлаштык. “Воспитать” дигәнне шулай ди икән. Җор телле, яшәү ямен, тәмен белеп гомер итүче әби белән әңгәмә вакытында авызымны чак җыйдым. Колакны ярырлык итеп әйткән мишәрчә сүзләрен, үзенчә тәрҗемәләрен искә төшергәч, әле бүген дә елмаеп куям.

   – Бу йортка килгәнемә 42 ел була, ул вакытта 37 яшемдә идем, – дип баш­лады сүзен Гөлсәйрән әби. – Әле дә хә­теремдә, мартның 25ендә килеп кердем. Балаларның әниләре йөрәк авыруы белән дөнья куйды. Әниләренең 40ын үткәргәнче үк каенанам белән 7 сый­ныфта укучы кызым мине сорарга кил­деләр. “Йортта кашык калмады, чәй юк, әйберне ташып бетерәләр, кырык кеше хуҗа”, дип еладылар. Аларга кушылып, кызганып, мин дә балавыз сыгам. Әйтүе генә рәхәт, 10 бала бит! 6 малай, 4 кыз. Аңа кем риза булсын! Мин дә елый-елый килдем. Мине яучылап йөргән кызым ишектән керүгә өстәл янына дәште. Өчәү утырып елаштык. Чәйне әллә эчтек, әллә юк. Алланың рәхмәте, килешеп яшәп киттек бит. Рәхмәт Әбелгасыма, әкияттә яшәдем.

   Беренче малай армиядә 6 ай гына хезмәт иткән. Иң олысы шул, аңа 18 яшь. Мин килгәндә ике якта ике бишек иде. Берсендә 1 яшь тә 7 айлык сабый, икенчесендә төпчеге – 7 айлык бала тирбәлә. Бер бала кулымда, берсе бишектә. 3 яшьлек кызым янымда бөтерелеп йөри. “И, кызым, сиңа уң кулым да эләкми, сулы да”, – дим. Бишектәгеләр тынгач, җырлый-җырлый аны йоклатам:

Әлли-бәлли бәбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Бәбкәсенә бүләккә...

   Җырлап бетерә алмады Гөлсәйрән әби, күз яшьләренә буылды. Ә тавышы шундый матур, чишмә кебек челтери. 80 яшь бусагасын атларга торса да, гәүдәсе җиңел, хәрәкәтләре җитез. Сүзләрен дә рольгә кереп сөйли. Бер урында гына утырып та тора алмый, сикереп тә тора, балаларның холык-кыланмышларын сөйләгәндә йөреп тә күрсәтә. Ут әби, кыскасы!

   Ишле гаиләгә курка-курка гына килеп керсә дә, нарасыйлар аны беренче көннән үк үз иткән, “әни” дип каршы алганнар.

   “37 яшькә кадәр кияүгә чыкмаганмыни?” – дигән сорау тугандыр кайберләрегездә. Хәзер әбинең тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтәм.

   Җиде балалы гаиләдә үсә ул. Әтиләре юл һәлакәтенә очрап, яшьли вафат була. Заманасы шул: кызга уку эләкми. Хәтта документка кул да куя белми.

  – Монда килгәндә, ике тапкыр кияүдән кайткан идем, – ди әби. Алдылар – бардым, кудылар – киттем. Беренче никахтагы ирем бик юаш иде, каенанам усал булды. 18 яшьлек чагым. Үзем дә бала гына. Каенана “кыйна” дисә, ирем кыйнады, каршы килмәде. Аның белән 6 ай гына яшәп калдым. Капкаларыннан чыкканда да: “Аяк астыгызда туфрак булам, куып җибәрмәгез”, – дип ялвардым. Кияүдән кайткан хатынның яманаты тиз тарала бит...

   Алты ел әнисе янында яшәгәннән соң бәхетен икенче тапкыр сынап карарга була ул. Өченче баласын тапканда вафат булган хатынның иренә – Урмайга кияүгә бара. Бу вакытта да үз рәхәтенә түгел, ике ятимне ничек тә булса аякка бастырмаммы дигән изге уй була аның күңелендә.

   – Әнинең бертуганы шул авылда яши иде. “Балаларны ятим итмә, үзе дә тәртипле кеше”, – дигәч, балалар хакына ризалаштым. 4 яшьлек кыз белән 2 яшьлек малай тиз ияләште үземә. Әмма бу йортта да 7 ай гына торып калдым. Хатыны үлгәнгә бер ел дигәндә ирем үзе дә бакыйлыкка күчте. Инфаркт булды. (Әби үзе бу сүзне “ирфат” ди – авт.). Энем солдатта иде. Әни аңа: “Апаңның икенче ире үлде”, – дип хат язган. Аннан: “Урмай хәерчесе булып калыр, балалары да юк, кайтсын”, – дигән җавап хаты килеп төште. Иремнең 40ын үткәрдем дә, канаты каерылган кош сыман тагын туган нигезгә кайтып төштем, – дип хатирәләрен яңартты әби.

   “...Мин сезне авырлык биреп сынармын” диелә бер хәдистә. Гөлсәйрәннең сабыр касәләренең тирәнлеген тагын сынап карарга була язмыш. Шулай итеп, ул Әбелгас Хәбрахмановка кияүгә килә.

   Чит балага ана назы, гаилә җылысы бирү өчен никадәр батырлык, зур ихтыяр көче кирәк! Ә Гөлсәйрәннең бу батырлыгы унга тапкырланган.

   – Балаларның әниләрен белә идегезме соң? – дим әбекәйгә.

   – Беләм. Әтиләр ягыннан бераз гына туган да без. Үләргә ике көн кала ул мине дәштергән дә иде. Мин бармадым никтер. Монда килгәч, шул вакытта килмәвемә бик үкендем.

   – Үзегезгә бала сөю бәхете тәте­мәдеме?

   – Әбелгасым: “Ике төрле булмасын”, – диде. Каршы килә алмадым. “Өч иргә барып, үз канымнан бер бала таба алмадым”, – дип, качып кына елаган чакларым да булды. Күңелсезләнеп йөрүемне күрсә, сәбәбен сизенеп, ирем дә күз яше белән елап җибәрә иде. “Ике төрле булгач, аерылырлар, булганнарына кадерле әти-әни булыйк”, – диде мәрхүмкәем.

   – 10 балага ияләшү кыен булмадымы соң?

   – Юк. Бик сабыр кеше мин. Үз әнием 1993 елда үлде. “Сабыр бул!” дип әйтә иде. Рәхмәт аңа. Каенанам 1964 елда вафат булды. Әбелгасым гел: “Әнкәй яшенә җитсәм, уф дип тә әйтмәс идем”, – дияр иде. “Алай димә, Ходай сыер сорасаң да кәҗә генә бирер”, – дип шелтәли идем. Үз хәлен үзе генә белгән, күрәсең. Инфаркттан коткарып кала алмадык, – ди танышым.

   Әбелгас бабай беренче хатыны белән – 20, Гөлсәйрән әби белән 22 ел яшәп кала.

   – Тормыш иткәндә хәйлә дә кирәк. Балаларның мәктәптән кайтыр вакытлары җиткәч, мич башына менеп качам. Янәсе, мине искә алучы булырмы, кирәгем бармы, дим. Берсе кайта, мине эзли, икенчесе беренче кайтканыннан сорый. Ду киләләр. Мин тегендә елап утырам. Шуннан соң гына: “Мин монда, балакайлар”, – дип төшәм. Ана булу – аларны кочып, иркәләп утыру гына түгел бит. Кием дә җиткерергә кирәк. Ишле гаилә булгач, шунысы яхшы: бер-берсеннән калганны киеп үсәләр. Зурракларын сеңлем кечерәйтеп тә бирә иде.

   – Тормыш булгач, барысы да шома гына бармый. Йөрәгегезгә кан сауган көннәр истә калмаганмы?

   – Мин килгәндә олы улым армиядә иде бит. Әниләрен җирләргә кайткач, әтисе мине алып кайтасын кузгаткан булган ахрысы. “Мине туйга чакырдыгызмы?” – дип үпкәләгән. Ул армиядән кайтасы көннәрне шөбһәләнеп көттем. Иремә дә: “Мин китеп торыйм инде”, – дидем. Әбелгасым: “Ни күрсәк тә, бергә күрик”, – дип җибәрмәде. Беркөнне сыер савып утырганда абыйсы кайту шатлыгын бер кызым килеп әйтте. Коелып төштем. Чыктым да: “Исмәгыйль, улым, рәнҗемә, кайгыны бергә уртак иттек, сеңелләрең риза булды”, – дидем. Каршы сүз дәшмәде: “Нихәл, әни?” – дип күрешергә кул сузды. Рәхмәт аңа, ул ачык йөз күрсәтмәсә, монда кала да алмаган булыр идем, – ди Гөлсәйрән әби.

   Бүген бәхетле карчык төпчек улы Фәнис һәм килене Дамирә тәрбиясендә яши. Әбекәйнең 25 оныгы, 50дән артык оныкчыгы бар. Моннан тыш, Урмайда калган ике бала да үз итә икән аны:

   – Бала вакытларында кырга урак өстенә килеп: “Әни, әйдә, кайт инде”, – дип елашалар иде. Аралашып торабыз. Кунакка алып китәләр, күчтәнәчләр төяп киләләр. “Әни” дияргә ияләшкән, ачуланма инде, шулай дәшәбез”, – диләр. Ник каршы килим инде! – ди күпбалалы ана.
Гөлсәйрән әби Ходай биргән вакытлыча авырлыкларга түзгән өчен бүген кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Ата-анага булган хөрмәт сизелеп тора бу гаиләдә. Әнә, әле һаман да барлык акча әби кулында икән. Шабашкада йөрүче улы Фәнис: “Әни, мин киттем”, – дип өч кат әйтмичә чыгып китми. Килене белән дә серләрне уртак итеп, ярты сүздән аңлашып, 18 ел тату гомер кичерә алар.

Источник:Матбугат.ру

 

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 448 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Сентябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2017 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz