Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Мини-чат
200
Наш опрос
Главная » 2013 » Ноябрь » 1 » 01-11-13 Җәләй улы Киям Пахаловка олы рәхмәт, Абдулла улы Фәрит Гыйбатдиновка уңышлар!
01-11-13 Җәләй улы Киям Пахаловка олы рәхмәт, Абдулла улы Фәрит Гыйбатдиновка уңышлар!
12:13

   Дөнья космик рәвештә, алны -артны белмичә, алга чаба. Глобаль замана, бер ел өчендә ниндидер милләтләр юкка чыга, аларны, олы зур милләтләр, үз өчләренз йота бара. Милләтләр казанында кайнаган һәр кеше үз милләтен милләт буларак саклап калып, үз динендә, үзенең ата-анадан килгән гореф гадәт белән яшәргә омтыла. Ә инде кем омтылмый , алар мега замананы кешесенә "американннар", россияннар" маңкорт дигән төзсез бер бәндәгә әйләнә.

   Чуашстанда яшәүче татарлар, бәхеткә каршы зур-зур татар авылларында күмәк яшиләр, бу безнең бәхетебез. Бәлки шуңа күрә татар дөньясында Чуашстанда яшәүче татарлар үзләрен милләт буларак комфорт итеп хис итәләр, чын татар булып, иртәгәсе көнгә перспективалы булып яшиләр, һәм Русиянең башка субъектларына уңайлы мисал булып торалар. Аллага шөкер, халыкның милли үз-аңы көчле, гореф-гадәткә таянып, динне тоемлап үз-көннәрен үзләре күрәләр.

  Шулайда һәр төбәктәге төсле Чуашстанда да ике иҗтимагый хәрәкәт, берсе аның Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте, икенчесе Чуашстан татарларының милли-мәдәния мөхтәрияте (автономиясе). 15-20 еллар , бу ике хәрәкәт ару гына , бер-берсе белән бергә-бергә эшләп киләләр. Төрле чаклары булсада, гомумән алганда, бөтен эшләрен бергә алып барырга тырышалар.

  Шушы көннәрдә Чуашстан республикасы татарларының исәп-хисап һәм сайлау җыелышы булып үтте. Вакытыда җитмәгән иде әле. Аның җитәкчесе Җәләй улы Киям Пахалов, инде ничә тапкыр, әлеге иҗтимагый хәрәкәтнең җитәкчелегеннән азат итүләрен сорады. Сәбәбе, эшли алмаудан түгел, ә үзенең төп эшенә зыян килмәсен өчен. Бүгенгесе көндә Киям әфәнде Чуашстанда танылган төзүче ,ул үзе төзегән шәхси берләшмә белән идарә итә. Республиканың Чабаксар, Канаш, Порецкое, Комсомольское җирлекләрендә төзү эшләрен алып бара. Кырыс заманада, йөзләгән кешегә эш урыннары булдырып илебездә бик файдалы эш алып бара. Туганнарына, дусларына, туган авылына һәм башка җирләрдә үзенең булышлыгын, матди ярдәмен күрсәтеп тора. Милли автономияне җитәкләгән чорда, күбрәк Чабаксар шәһәрендә эшен күрсәтте. Иң мөхиме, беркемдә эшли алмаганны, Чабаксарда автономия өчен дүрт бүлмәле офис булдырды, аңа ремонт ясатты һәм анда шәһәр татарлары өчен үзәк булдырды. Бүгенгесе көндә, анда татар теленә укыр өчен сыйныф булдырды, татар ансамбле булдырыр өчен уңайлыкларын күрде. Бер ел өчендә Чабаксар һәм Яңа Чабаксар татарларын берләштерер өчен дистәләгән кичәләр оештырды. Бөтен республика татарларын берләштереп Чабаксарда "Татар мәдәнияте" көннәре фестивален уздырды. Шул вакытта "Урмай-зәлидә", "Арт-мәдхия", республика сабантуйларын, Шыгырданда ат чабышларын үткәрергәдә үз өлешен кертте.

   Милли автономия Советы яңа җитәкче эзләргә уйламаганда иде. Киям әфәнде бик сорагач, шушы көннәрдә, Комсомол авылының "Круиз" кунакханәсенә җыелып сөйләшергә булдылар. Киям әфәнде Пахалов әлеге җыелышта исәп-хисап тотты һәм тагын бер тапкыр әлеге иҗтимагый эштән азат итүләрен сорады. Озак кына тарткалашкач, Совет, Җәләй улы Киям Пахаловның Чуашстан татарларының милли-мәдәния мөхтәрияте җитәкчелегеннән азат итте.

   Менә шул вакытта, яңа җитәкче сайлауга күчкәч, күренде. Милли иҗтимагый хәрәкәтне җитәкләргә теләүчеләр юк. Барысыда, мәртәбәле кешеләр, Батыр, Комсомол, Чабаксар, Ибрәс мөхтәриятләреннән килгән милләттәшләребез, бер авыздан: " без җитәкләүчегә булышабыз, тик ул эшне үзебез алып бара алмыйбыз" диештеләр. Мәскәү, Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, республикада танылган шәхес Гарәфетдин Садыртдинович Мифтахутдинов һәм башкалар Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәриятен яңадан Абдулла улы Фәрит Гыйбатдиновны җитәкләвен сорадылар. Ул инде, гаиләседә, үзе дә риза булмавын искә алып Аллага тәгалә разый булсын өчен дип , милли автономияне җитәкләргә ризалашты. 

   Җыелышта Җәләй улы Киям Пахаловка , барысыда, олы рәхмәтләрен белдерделәр, Фәрит Гыйбатдиновка исә саулык-сәләмәтлек һәм уңышлар теләделәр. 2014 нче мәдәният елына планны кабул иттеләр. Соңыннан коръән укып, корбан мәҗлесе уздырып, якты изге ният белән, бер-берсе белән яхшы гамәлдә булып, республиканың үз яшәгән төбәкләренә таралаштылар.

Просмотров: 913 | Добавил: tokaevo | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 1
1 5!  
0
Фәрит әфәнде, уңышлар, исәнлек-саулык!!!!!

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!