Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

Биек капкалар илендә

 

“И тугаган тел, И матур тел,

Әткәм -әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы!” 
 

   Бөек Тукаебызның бу шигьри юлларын Чувашия Республикасы Комсомол районы Тукай авылында олысы-кечесе яттан белә. Бу бик сөенечле хәл, чөнки хәттә Татарстанда да татарларның кайберләре “Туган тел”не белми. Әйе, бу як татар-мишәрләре бик үзенчәлекле. Авылның исеме шагыйрь  белән бәйле түгел. Тукай авылының атамасы шушы авылга беренче булып нигез салучы Тукай дигән кеше исеменнән алынган. Төрки телләрдәге Тукай исеме – “урман куаклыгы, әрәмәлек” ә аның фонетик варианты булган Токай – Тукай исеме “урманлы җир, урын” мәгънәсен белдерә. Бу якның тәбигате бик матур: урманнар, елга-инешләр, саф хава.... Тукай авылы үзенең төзек, пөхтә, матур, бар яктан да җитеш йорт-җирләре белән таң калдыра. “Биек капкалар иле” дип атар идем мин бу якны. Һәрбер йорт биек капкалар сагында. Ни өчен шундый биек итеп эшлэгәннәрен үзләре дә белми хәтта. Элек-электән килә диләр. Шул капка артында яшәүче гаиләләр дә бик үзенчәлекле монда. Бер йортта дүрт буын гаилә әгъзаларына кадәр яшәргә мөмкиннәр. Шуңада карамастан барысыда: килен-кайна, килендәшләр, һәммәсе бик тату яши биредә. Мондый тынычлыкны, бердәмлекне булдыру өчен аларга дин һәм акыллы җитәкчеләр ярдәм итә.

   Авыл тормышына битараф булмаган кешеләр җыелып мәхәлләнең Иҗтимагый советын оештыралар. Иҗтимагый советның  максаты – авыл кешеләрен берләштерү, Аллаһ ризалыгы өчен мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтү; балаларның дини тәрбиясенә, сау-сәламәт үсүләренә өлеш кертү; авылда ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышу; халыкны борчыган сорауларны чишелеш юлларын эзләү һәм башкалар. Айга бер утырыш үткәрелә. Советның үз фонды бар. Бүгенге көндә Иҗтимагый советны Әгъзам Шакиров җитәкли.   
  Дин 

“ Безнең Тукай авыл халкы, Аллага шөкер, күптәннән бирле нык динле санала. Төрле авыр заманнар булуына карамастан, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез безгә динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап килгәннәр, шәригать кушканча, олыларга хөрмәт күрсәтеп яшәргә тырышканнар. Инде 90нчы елларның башында, дәүләт тарафыннан дингә караш үзгәргәч, авыл халкының зур тырышлыгы һәм хезмәте белән мәчет- мәдрәсәләр эли башлый”, - ди Әгъзам Шакиров. Әйе, бүгенге көндә авылда мәчет һәм мәдрәсә гөрләп эшли. Авыл балаларының 70-80%ы Коръәнне гарәпчәдән укый белә. Монысы да Иҗтимагый совет эшчәнлеге нәтиҗәсе. Анда авыл балаларына мәчет имамы Наил Җамалетдинов дәресләр бирә. Һәр җәй Тукайда балалар өчен лагерь оештырыла. Анда  алар дини гыйлем туплыйлар. Әйе чынлап та, бу якларда әби-бабаларыбызның дине сакланып, буыннан-буынга күчә бирә. Аллаһы Тәгалә алга таба да шулай эшләргә насыйп кылсын.

 

Туган авылым Тукай,

Манараңда изге ай.

Кондырлы су буйларыннан

Аерма безне, Ходай!

                              (И.Гомәров) 

                                                                   “Нурлы иман”

   Гаязетдин абый Җамалетдинов авыл тарихын өйрәнү өстендә эшли. Аның бүгенге көндә берничә китабы дөнья күргән,  менә аларның кайберләре: “Тукай авылының кыскача тарихы”, “Күктә булса тулган ай, җирдә - авылым Тукай”, “Безнең борынгы бабаларыбыз кемнәр?”, “Тукай авылы тарихыннан берничә сәхифә” һәм башкалар. Авылда чыгып килүче “Нулы иман” гасетасының – мөхәрире дә ул. Беренче саны 2002 елның 5 октябрендә нәшир ителә. Хәзер ул айга ике мәртәбә Тукай авылы халкын сөендереп тора. Газета  битләрендә: авылның проблемалары, бәйрәмләре, авылдашларның иҗат җимешләрен, котлаулар һәм башка мәгълүмат күрергә була. Гаязетдин абый газета өстендә хәләл җефете Мершидә белән эшли. “Нурлы иман” бушка таратыла.

   Тукай авылының тагын бер зур эше – үз интернет сайтлары( tokaevo.ucoz.ru). Монда авылның бөтен яңалыклары, бәйрәмләре, үткән һәм бүгенге тормышы тасфирлана. Бүген тукайлыларның барлык тормышы шушында. Анда һәрбер теләгән кеше кереп карый, кызыксындырган сорауларын бирә ала.

 

Читтән кызлар эзләмибез,

Иң гүзәлләре бездә.

Тугры булып калыйк, дуслар,

Тукайга һәммәбездә. 

ИСЛАМinfo №10(042), октябрь 2009,
Эльмира ӘХМӘТ
Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz Rambler's Top100