ПИСЬМО С ФРОНТА ГЕРОЯ СОВЕТСКОГО СОЮЗА Г.Г.ГАБАЙДУЛЛИНА ТРУДЯЩИМСЯ ЧУВАШИИ
«Пользуясь случаем, чтобы передать горячий фронтовой привет трудящимся Чувашской республики. Обещаю родной Чувашии, что буду еще крепче бить фашистских гадов, еще лучше и настойчивее бороться за честь, свободу и независимость Советской Родины. Уверен, что и рабочие, колхозники и советская интелигенция орденоносной Чувашии будут еще лучше помогать Красной Армии громить немецко-фашистских захватчиков, будут самоотверженным трудом в тылу ковать победу над проклятым врагом.
Да здравствует героическая Красная Армия!
Герой Советского Союза, гвардии младший лейтенант Г.Габайдуллин»
(«Красная Чувашия». -1942. -26 сентября. -№ 225).
ГЕННАДИЙ ГАБАЙДУЛЛИН - СМЕЛЫЙ РАЗВЕДЧИК
Геннадий Габайдуллович Габайдуллин родился в 1914 году в д. Токаево Комсомольского района. Когда ему исполнилось 18 лет, он выехал в Нижний Новгород (г.Горький).
В 1936 году его призвали в Красную Армию. Служил на Дальном Востоке. Там вступил в комсомол. По окончании службы снова вернулся на родной завод.
Как только начался Великая Отечественная война он добровольцем ушел на фронт.
В одном из боев, западнее Ржева, группа войск, где сражался Г.Габайдуллин, прорвала оборону противника и устремилась в тыл врага. Противник собрал силы и закрыл образовавшуюся брешь. Нашим солдатам пришлось сражаться в окружении. Это было в конце января – начале февраля 1942 года. Нужны были данные о силах неприятеля, чтобы выбраться из окружения. Одну из разведгрупп лыжников, которой было поручено добыть такие данные, возглавил помощник командира взвода разведки сержант Габайдуллин.
… На рассвете разведгруппа наткнулась в лесу на четверых немецких лыжников. В завязавшейся схватке фашисты были убиты, а документы их забрали разведчики. Нужно было уходить. Становилось ясно, что выстрелы несомненно могли привлечь внимание находившихся поблизости немцев. Вдруг, неожиданно с противоположной опушки леса раздалась дробь автоматных очердей. Немцы брали смельчаков в кольцо. Силы были далеко неравные.
- Живыми в руки не даваться! – скомандовал Г.Габайдуллин товарищам. Но пятеро из них уже не слышали его. Вот убит и шестой. Ранен в плечо и сам Габайдуллин. Притвворившись убитым, Геннадий решил подпустить гитлеровцев вплотную и растрелять в упор из пулемета. Хладнокровие, находчивость и смелость разведчика пригодилось.
Товарищи так и нашли его без сознания, на теле 18 пулевых ранений. Раздроблена челюсть. Место боя усеяно трупами немецких солдат. Кто-то сосчитал: их оказалось 39.
Два года провел Габайдуллин в госпиталях, вернулся в строй. Участвовал в 1944 году при изгнании фашистов из Ленинградской области, в разгроме Финляндии, а затем и в самой Германии.
Указом Президиума Верховного Совета СССР от 24 марта 1942 года за мужество и безграничную отвагу, проявленные в борьбе с немецко-фашистскими захватчиками ему присвоенозвание Героя Советского Союза, а вскоре награжден орденом Красной Звезды.
В настоящее время Г.Габайдуллин живет в г. Горьком
(Буклет “Герои Советского Союза – уроженцы Комсомольского района Чувашской АССР”, село Комсомольское, 1975 год. Составитель Б.Г.Кокорев).
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ТАТАР СУГЫШЧЫЛАРЫНЫҢ БАТЫРЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЛИСТОВКА. МОНДА АВЫЛДАШЫБЫЗ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ Г.ГАБӘЙДУЛЛИН ХАКЫНДА ДА ЯЗЫЛГАН.
Немец окупантларына үлем!
Татар сугышчысы!
Немец – халыкларның иң явыз дошманы. Немец – татарларның иң кабахәт дошманы ул.
Ерткыч дошман безнең совет строен җимерергә, русларның, украинлыларның, белорусларның, литвалыларның, латышларның, эстоннарның, үзбәкләрнең, татарларныж, молдаваннарның, грузиннарның, әрмәннәрнең, азербайҗанлыларның һәм Советлар Союзындагы бүтән азат халыкларның милли культурасын һәм милли дәүләтчелеген җимерергә маташты. Дошман безнең кешеләребезне немецлаштыруны һәм аларны немец капиталистларының һәм бароннарының колларына әйләндерүне үзенә максат итеп куйды. Ләкин дошман үзенең исәбендә бик каты ялгышты.
Канга сусаган немец фашистлары безнең җиребездә безнең кешеләребезнең , ир һәм хатын-кыз туганнарыбызның күпме яшьләрен һәм каннарын койдылар, аларны кайгы һәм газапларга дучар иттеләр. Кеше ашаучы фашист ерткычлар безгә күпме яралар ясадылар.
Егет! Синең халкың немецны дошман күрә. Синең анаң немецны каргый. Синең сөйгәнең немецка нәфрәтләнә.
Юлбасар немецлар безнең рус туганнарыбызны астылар һәм үтерделәр.
Вәхши немецлар меңнәрчә һәм ун меңнәрчә Украина улларын һәм кызларын кырдылар.
Кабәхәт немецлар Калуга шәһәрендәге татар карты Ибраһим Нургалиевның яралы кызылармеецны яшергән өчен тереләй җиргә күмделәр.
Мәлгун немецлар Украинада уннарча һәм йөзләрчә татар һәм үзбәк семьяларын кырдылар.
Шакшы немецлар бернинди гаебе булмаган үзбәк семьясы – Маматкуловларны кышкы суыкта урамга чыгарып ташладылар. Карт белән карчыкны үтергәнче кыйнадылар, ә кызын штык белән кадап үтерделәр. Немецофицеры: “Кыргый үзбәкләр өчен монда урын юк, алар тау тишекләрендә яшәргә тиешләр”, - дип тамагын ертып акырды.
Канэчкеч немецлар Калинин шәһәрендә чәче агарган Али баба Сайфутдиновның күз алдында 16 яшьлек кызын күз алдында атып үтерделәр.
Ерткыч немецлар Глазково авылында азербайҗан халкының данлы улы сугышчы Ибраһим Аскеровны газаплап үтерделәр. Аның кулларын каерып бармакларын кистеләр һәм шунда ук атып үтерделәр.
Кыргый немецлар Сталинград өлкәсенең бер авылында татар хатыны Фатыма Гимадиеваның кече улы 4 яшьлек Маратны җәзалап үтерделәр. Алар аның бармакларын кисеп төшерделәр. Ә аның ун яшьлек туганы Фәтхи шушы коточкыч күренешне күреп кычкыргач, немец офицеры аны шунда ук атып үтерде.
Атаклы татар шахтеры Айнетдинов немецлар тарафыннан ерткычларча үтерелде.Явыз фашистлап каты суыкта аны бөтекнләй ялангач калдырып чишендергәннәр, аннары аны карга ташлаганнар һәм шахтерның тәне бозланып катканчы өстенә су койганнар. Аннан сож кыргый бандитлар яртылаш үлгән татар шахтерын җылы өйгә алып кертеп эреткәннән соң, аның тәнен кисеп бишпочмаклы йолдыз ясаганнар. Аңардан бернәрсә дә әйтерә алмагач, аны тирән коега ташлаганнар.
1943 елның октябренда Днепрның уң ягында, котырган немец палачлары, чолганышка эләккән авыр яралы татар егете Хатип Хәсәновны кыйный-кыйный сөйрәп бер авылга алып кайтканнар. Татар халкының турылыклы улы Хәсәновтан бер сүз дә ала алмагач, шунда ук аның башын кисеп, гәүдәсен бер урынга, башын икенче урынга ташлаганнар.
Немелар Балтик буенда, Украинада һәм Белоруссиядә яшәүче уннарча һәм йөзләрчә татарларны, татар халкының турылыклы улларын астылар һәм кистеләр. Шул ук кыргый немец Кырымны ут һәм кылыч айкап үттеләр.
Советлар Союзының халыклары моны онытмаслар, татар халкы моны беркайчан да онытмас һәм гафу итмәс.
Егет! Син шуны белергә тиешсең. Синең халкыңның канөчкеч немецларга каршы сугышуы беренче мәртәбә генә түгел. Синең аталарың, бабаларың, бабаларыңның бабалары аларга каршы күп тапкырлар сугыштылар.
Моннан 400 ел элек, Иван Грозный заманында булган Ливония сугышы вакытында, 1558-1585 елларда, татарлар руслар белән берлектә немец илбасарларына каршы сугыштылар һәм рус җирен саклап калдылар.
1760 нчы елда татар атлылары рус армиясе составында немец илбасарларына каршы сугышып, Прусиянең башкаласына Берлинга барып керделәр.
Моннан 30 ел элек, беренче Бөтен дөнья сугышы елларында рус халкының батыр уллары белән берлектә татар солдатлары туган илебезнең намусын һәм данын үз күкрәкләре белән сакладылар. Аларның йөрәкләрендә немецларга карата нәфрәт уты ялкынланды.
Татар халкының 1918 елда Ленин һәм Сталин җитәкчелеге астында эшләгән мактаулы улы Мулланур Вахитов үзенең ватандашларын рәхимсез рәвештә немецларны кыйнарга һәм тар-мар итергә чакырды.
“...Немец гаскәрләре Псковны алдылар һәм Петроград юнәлешендә һөҗүмнәрен дәвам иттеләр... Шәһәр өстендә кара болытлар җыелдылар... Революция крепостен батырларча саклаучылар сафына ашыгыгыз!” – дип язды.
Татар егетләре, үзләренең өлкән туганнары – рус халкы беләнкулга-кул тотынышфып, Украинаның гайрәтле уллары белән берлектә, немеларны Псков янында да һәм Украина җирендә дә кыйнадылар. Алар чын патриотларча дан казандылар.
Бөек Ватан сугышы көннәрендә явыз дошман, безнең халкыбызның бөек байлыгын тартып алырга маташып, канлы балтасын күтәргән чакта, дошман безнең язмышыбызның хуҗасы булырга ниятләнгән, безнең якты хыялыбызны пычракка ташларга, безнең Волга буен, безнең гүзәл Ватаныбызны коллыкка төшерергә маташкан чакта, - татар халкының уллары герман фашизмының ерткычланган ударына каршы сугышка ыргылдылар. Алар немецлардан рәхимсез рәвештә үч алалар, аларны армый-талмый кыйныйлар.
Советлар Союзы Герое Геннадий Гобәйдуллин бер үзе кырык немецка каршы сугышты һәм берсен дә калдырмый кырып бетерде. Салават Кәримов бер үзе йөзгә якын фашистны дөмектерде. Артилерист Хәмзә Мөхәммәдиев немецларның 8 авыр танкын сафтан чыгарды һәм 60тан артык гитлерчыны юк итте. Халык батыры Фаррах Камалетдинов бер сугышта үз взводы белән дошманның 7 танкын яндырды һәм ике рота пехотасын юк итте. Днепр герое кече сержант Азизов, Днепрны кичеп чыкканда, көймәнең ярга җиткәнен көтеп тормыйча, суга сикереп төште биленә кадәр җиткән суны ерып, “ура” кычкырып, ярга чыктыһәм беренче булып немец траншеяларына бәреп керде, станоклы пулемет расчетын юк итте, пулеметны дошман ягына борды һәм дошман пехотасын якын арадан ата башлады. Татар халкының батырлары немец мәлгуннарын әнә шулай кыйныйлар. Хөкүмәт бүләге алу хөрмәтенә ирешкән әнә шундый геройлар Кызыл Армиядә йөз меңнәрчә санала, шулан\рның 27 меңнән артыгы татарлар.
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай:
“Без сугышта юлбарстан көчлебез”, - дип җырлады. Әйе татар сугышта көчле һәм дошман өчен куркыныч. Бер немецефрейторы Рудольф Вольтант үзенең абыйсына язды:
“Биредә безгә каршы бик күптатарлар сугыша. Мин хзтта төшемдә дә татар белән очрашырга теләмәс идем”, - ди.
Татар сыгышчысы! Синең көчең нәрсәдә?
Синең көчең Ватанны, халкыңа булган чикләнмәгән мәхәббәттә, дошманга карата бетмәс-төкәнмәс нәфрәттә. Синең көчең рус халкы белән береккәнлектә, аның белән безнең тарихи гомумилегебездә, аның даими ярдәмендә. Синең көчең Ленин-Сталин җитәкчелеге астында барлыкка китерелгән бөтен нәрсәне иксез-чиксез сөюеңдә.
Елдан артык инде Кызыл Армия җиңүчән һөҗүм алып бара. Ул көнбатышка табан урыны-урыны белән1700 километрга кадәр җирне сугышлар белән үтте, немецлар тарафыннан басып алынган Совет җиренең ¾ өлешен диярлек дошманнан тазартты. Безнең гаскәрләребез Ленинградны дошман блокадасыннан һәм варварча артиллерия белән тупларданатудан тулысынча азат иттеләр. Днепрның уң ягында, немецларның 10 дивизиясен һәм бер бригадасын чолгап алып һәм юк итеп, немецларга яңа Сталинград ясадылар.
Син шул данлы гаскәребез сафында Ватан өченсугышуын, синең халкың моңа шатлана һәм горурлана.
Кояш шаһит, Идел йорт! Без туган йортыбызны шакшы фашистлардан тазартып бетерми торып, колычларыбызны конына салмабыз”, - дип язды татар халкы үзенең фронттагы улларына.
Дошманга рәхимсез бул! Безнең сугышчан осталыкны камилләштер, сугыш техникасыннан тулысынча файдалан! Дошманны, безнең гвардиячеләребез кыйнаган кебек кыйна. Иптәш Сталинның февраль приказы моны бездән таләп итә.
УКЫГАЧ, ИПТӘШЕҢӘ ТАПШЫР!
Кызыл Армиянең Баш Политик Управлениесе.
Главное Политическое управление Красной Армии
Название листовки по-русски: Немец – заклятый враг
Воениздат НЮ