МИХЕРБАНЛЫ АНЫҢ ЙӨРӘГЕ
Гаязетдин Җамалетдин улы Җамалетдинов – Чувашстан Җөмһүриятенең Тукай авылында туып-үскән, җиденче дистәне ваклаган, хәзер лаеклы ялда булуына да карамастан, хезмәт һәм физика фәннәрен укыта. Тукай урта мәктәбе директоры булып ул җиде ел буе эшләгән. Аның фидакарь хезмәтләре өчен “Россия Федерациясе мәгарифенең почетлы эшчәне” дигән мактаулы исем бирелгән. Аның белән әңгәмә корып җибәрдек.
- Гаязетдин ага, “Вакыт” гәзитенә язылдыруны җанландырып җибәрәсе иде...
- “Вакыт” гәзитенә замандашлар күберәк язылсыннар дисәк, хат ташучылар арасында аларны матди яктан кызыксындыру кирәктер, минемчә, башта 3 айга гына язылдырсыннар, соңыннан кызыгып 6 айга да язылырлар. Хат ташучылар арасында төрле конкурслар оештырсаң да кызыклы булыр. Тагын икенче ягы бу мәсәләнең: үзебезнең республика татарлары турында күбрәк-ешрак языгыз. Балалар язмаларына конкурслар үткәрсәң әйбәт. Күренекле язучыларыбызның китапларын бүләк итеп бирү дә файдалы булыр, дим. Мәктәп балалары, яшьләр өчен иҗади очрашулар яхшы нәтиҗәләр бирер. Күренекле якташларыбыз – Садрислам Минуллин – техник фәннәр докторы,профессор, дөрес ул хәзер пенсиядә. Ислам буенча да күп эш башкарган шәхес ул. Имаметдин Зиннәт улы Ахметов – химия фәннәре кандидаты, доцент. Ул Дзержинск шәһәрендә яши. Алар турында Чабаксарда яшәүче пенсионер Владимир Яковлевич Григорьев “Комсомол районындагы күренекле кешеләр” китабын яза.
- Сез “Нурлы иман” гәзитен чыгаручы – мөхәррир дә икән әле...
- Әйе, “Нурлы иман” гәзите Тукайавылы мәхәлләсенең балалары өчен чыгарыла. Аны компьеторда җыярга Гүзәл Гималетдинова ярдәм итә.
- Тукай мәчете турында бер-ике сүз әйтеп китегезче.
- Тукай авылы мәчетендә мулла булып Бәдретдин Мөхәммәтгали улы Мөхәммәтгалеев 1081 елданбирле эшли (ул 1914 елда туган), хәзер ул авырып киткән. Аның урынына хәзер мулла вазыйфасын мәэзин – Шакирҗан Әхмәтсафа улы Әхмәтсафин алып бара (ул 1928 елда туган), 76 яшендә. 1992 елда Тукай аыл мәчете ачылган. Шуннан бирле биш вакыт намаз укылып киленә. Һәр елны Рамазан аенда өчәр җирдә ифтар мәҗелесе (авыз ачтыру) уздырыла. Һәр елны 180-190 корбан чалына Тукайда. Ә быел хәтта 200 дән артып китте. Һәр көнне 9-10 урында корбан мәҗелесе уздырыла. Яшьләр арасында Ислам динен өйрәтү буенча җәйлеген курслар эшләде. Курсны тәҗрибәле Наил Ямалетдинов үткәрде (ул Мәскәүдә мәдрәсәдә укыган, ә быел аны укырга Төркиядәге Стамбул шәһәренә укырга җибәргәннәр).
Өстәп шуны әйтергә кирәк: Гаязетдин ага Җамалетдинов авыл тарихын булдыру өстендә күп эшли, күп кенә материаллар язып туплаган. Шуларның берничәсен әйтеп үтик: “Тукай авылының кыскача тарихы”, “Күктә булса тулган ай, җирдә - авылым Тукай” исемендәге шигъри юл белән язылган авыл тарихы, “Краткая история Токаевской средней общеобразовательной школы Комсомольского района ЧР», «Безнең борынгы бабаларыбыз кемнәр?», “Кто они наши предки?”, “Тукай авылы тарихыннан берничә сәхифә”.
Гаязетдин аганың улы – Айрат Гаязетдин улы Җамалетдинов хәзергесе вакытта Комсомол районы хакимиятендә милек мөнәсәбәтләре буенча белгеч булып эшли, халыкның социаль тормыш-көнкүрешен камилләштерү буенча армый-талмый эшли. Аларның икесенә дә озын гомерләр, ныклы саулыклар, бәхетләр, уңышлар теләп калабыз.
Ринас Гайфин.
(“Чувашстан татарлары гәзите “Вакыт”, №6(360), 19.02.2004).