Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 19.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

ТУКАЙ АВЫЛЫНЫҢ ҮЗ БАСМАСЫ

 Бөтен гомер журналисикага       бирелеп, кулдан төрледән-  төрле бихисап гәзит-журнал үткәнгә, хәзер дә инде  ниндиен генә күрсәң д аптрамаска күнегелгән.    Шулай да күптән түгел я  бер гәзит тупламасына   юлыктым да, бөтен эшне   ташлап, шуларга    “төртелдем”.  “Нурлы иман”   дип атала, “чын” гәзитнең дүрттән бере мәйданындагы ике генә биттән гыйбарәт гәзит. “Тукай авыл мәхәлләсенең Җәмәгать советы газетасы”, диелгән. Ягъни бу Чувашстанның Комсомол районы Тукай авылы гәзите икән. 2007 елдан айга ике тапкыр чыга башлаган. Кулымда соңгы алты саны.

Танырга мәҗбүрбез, бүген башыннан азагынача укылган гәзит бик сирәктер – бер-берсен, радио, телевидениене кабатлыйлар; күбесен күз йөртеп кенә чыгасың. Яңа гәзит “уенчык” кына, экзотика гына түгелме дигән шик тә тумый калмады: андыйларга да юлыгып торабыз ич – җемелдәп алалар да югалалар. Шөкер, юраганыбыз юш килмәде – һәр “бөртеге” кызыксыну тудырды, рәхәтләнеп укып чыктым.

Әлбәттә инде, һәр саны “Бисмилләһиррахмәәниррахим” дип ачылып киткән басманың төп кыйбласы дини-рухани булуы ачыктыр. Чыннан да, халыкны әхлакый тәрбияләүдә әхәмияте зур булган ислам дине тәгълимәтенә зур урын түрдән. Анда халыкны кызыксындырган, аңа гамәли кирәкле нәзәри язмалар да, авыл укучысының шәригатьне, мселман гореф-гадәтен беләсе килү ихтыяҗын канәгатләндерерлек вәгазьләр, киңәш-табыш та тәкъдим ителә. менә соңгы саннардагы язмаларның атамалары гына: “Исламның тарала башлавы”, “Намаз” (дәвамлы язма, сурәтләр белән), “Нәрсә ул гошер?”, “Мәүлед бәйрәме” һ.б. Айлык намаз вакытын биреп бару да укучыларга хуш килә икән.

Дингә ышандыруга, шәригать, канун-кагыйдәләрен тотуга, рухи сәләмәтлеккә өндәү, өйрәтү өчен төрледән-төрле алым-юнәлешләр бар биредә. Монда ата-аналарның балаларына “дога көтәрмен, догаларыгыз барса, шат булырмын, онытсагызни хәл итәрмен...” дигән шигъри васыятьнәмә рухындагы баш мәкалә дә, укучыларның  шушы темага шигырь, бәетләрен очратасың. авыл мәктәбендә һәм мәдрәсәсендә укучы балаларга “Килсә әгәр пәйгамбәребез кунакка...” дигән сорауга җавап иншасы язарга тәкълим ителгән. Бихисап иҗади язма килгән, күпчелеген гәзит кушбит итеп бастырып та чыгарган. Бер сулыштан укып чыктым.

Гәзитнең 6 нчы санында, Тукай мәдрәсәсе мөгалимәсе Зиннәтуллина Гүзәлнең “Ходабызга биргән антыбыз” дигән шигыре баш мәкалә сыйфатында үзәк урында басылган. 9 класс укучысы Илсөяр Хөснетдинованың “Чын дус кирәк” шигыре дә уңай тәэсир калдыра.

     Халык иҗаты димәктән, “Нурлы иман” басмадан-басмага күчеп, тәмсезләнеп беткән очсыз анекдотлар бастыру белән мавыкмый, ә бәлки нәкъ менә шушы төбәк татарларының , нәкъ шушы авылда яралып, халык күңелендә урын тапкан авыз иҗаты үрнәкләрен бастыра. Моның өчен “Авылдашларның иҗат җимеше” дигән махсус сәхифә ачылган.  Соңгы саннарның берсендә “Бозау эзләгәндә” дигән фантастик төш-әкият, “Олауга җен утырган” дигән гыйбрәтле хәл, вакытсыз вафат булган Миңсәүдә бәете уңай тәэсир итә; укучыларда да иҗат чаткылары кабызып җибәрер, дигән өмет уята.

      Ә иҗат итәр өчен кешегә иң башта үз авылыңа, төбәгеңә, үз милләтеңә мәхәббәт, хөрмәт хисе булуы зарур. Бу юнәлештә “Нурлы иман үзенә ныклы кыйбла алган. Ул башка басмалардан теләсә нәрсә күчереп алмый - барысы да үз язмалары. Беренчедән, авторларның күпчелеге шушы авыл кешеләре; икенчедән, барлык язмалар да, - шушы авылга кагылмый калмый; атак- баба тарихы, кешеләрнең бүгенге хәл-әхвәле, борчыган мәсәләләре.

      Авылның күренекле затлары турында язмалар төрле жанрда ихластан, җылы языла. Әйтик, мәхәллә мулласы Шакирҗан Әхмәтсафинга 80 яшь тулу вакыйгасы аның тәрҗемәи, иҗтимагый эшчәнлеге турында хисап рәвешендә язылса да, икенче әни булып ун бала тәрбияләп үстергән Сәйран апаның игелекле, олы җанлы ана булуы ун баласы исеменнән кызы Фәридәнең аны хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлавы рәвешендә бирелә.

     Әлбәттә инде, һәр мәгълүмәт чарасы кебек, “Нурлы иман” да беренче бурычы итеп укучыларына өр-яңа хәбәрләр җиткерүне куйган. Авыл халкы ил белән, милләт белән бер сулышта яшәсен өчен, аның дөнья хәлләреннән хәбәрдәр булуы зарур. Иң башта ул үз авылын, үз кешеләренең хәлен тәфсилле белергә тиеш. Гәзит яңалык табуның, үтемле итеп бирүнең яңадан-яңа юлларын таба. Соңгы саннарның берсендә “Гаиләң тотырыклы булсын” дигән аналитик-хисаби материал бирелгән: авылда ген ничә гаилә яши (1642 кешедән торган 367 хуҗалыкта 443 пар), кайсы урамда ( унбиш урам барлыгы) ничә кешедән торган гаилә яши һәм башка мәгълүмат бирелгән.

   Гәзит дөньякүләм хәбәрләрдән авылга, аның эш-шөгыленә, кешеләренә кагылганнарынада бик сизгер.

   Бу гәзитне гамәлгә куючы – мәхәлләнең Җәмәгать киңәше. Гаязетдин Җамалетдинов гәзиткә дигән материалларны, актив хәбәрчеләре белән бергәләп, үзе туплый, төзәтә-редакцияли, үзе ук компьютерда җыя, битләргә сала, бизи, үзе үк бастырып тарата да. Димәк редактор. Бүгенге гәзит редакторларыда берүзе ул кадәр иҗади эшне башкара алмый. Элек мондый фидакарь иҗатчыларны мөхәррир дип атаганнар. Гаяз әфәнде эшләре белән дә , тыйнаклыгы ягыннан да күпләргә үрнәк була алырлык. Ул, укытучы-мөгалим дә, җәмәгать эшлеклесе дә, менә дигән мөхәррир дә. Өстәвенә әле балаларын, оныкларын үрнәк тәрбияләүче әти дә.

    Күптән түгел Г. Җамалетдинов үзе төзеп “Фани дөньяда – гамәл бар, җавап юк Бакый дөньяда – җавап бар, гамәл юк” дигән саллы бер җыентык чыгарды. Аны төзүче дә Гаязетдин Җамалетдинов. Анда 1990-2006 елларда вакытлы матбугатта Тукай авылы һәм гомумән Чувашстан татарлары, аларның дин белән бәйле яшәеш рәвеше турында татарча, чуашча, урысча мәгълүматлар бирелгән. Китапта Гаяз әфәнденең , аның хатыны – укытучы-мөгаллимә Мөршидә Җамалетдинованың да унлап язмасы урнаштырылган.

      КДУның татар журналистикасы кафедрасы профессоры,

 филология фәннәре докторы, “ Мәдәни җомга” гәзитенең “И туган тел...”

махсус кушымтасы мөхәррире

 Илдар Низамов

“Мәдәни җомга” кушымтасы № 5(117). 30 .05.08 ел.

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100