Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

"АЙ ЙОЛДЫЗ" ОЕШМАСЫ: ЮЛ ЯШЬЛӘРГӘ

  "Ай Йолдыз" оешмасы – Комсомол районында гына түгел республикакада да иң переспективалы яшь оешмаларның берсе. Хуҗалыкның эше, планнары, переспективасы  турында без аның директоры Халим улы Агзәм Шакиров белән сөйләштек.

     - Агзәм әфәнде, районда терлек эшкәртү  цехы ачу бик кирәк булып чыкты...

- Итне эшкәртелгәннән соң калган калдыклар районда иң авыр проблемаларның берсе иде. Безнең халык электән үк терлек эше белән шөгелләнгән, калдыкларын кая кую турында уйламаган, аларны чүп-чар базына ташлаган. Бу безнең якның экологиясенә нинди зыян китергәнен үзегез беләсездер. Безгә кыска гына вакыт эчендә терлек эшкәртү цехы ачарга һәм бу проблеманы Цивиль ветеринар-утилизация заводы эшли, машиналарын безгә җибәрәләр. Бездә калдыксыз җитештерү дип әйтергә мөмкин.

- Безнең республика авыл хуҗалыгы министры Михаил Игнатьев әйтүенчә, “Сезнең оешма уникаль”.

- Районда бу юнәлештә эшләүче бердәнбер оешма булуы белән уникаль. Дөрес, Чувашиядә ит комбинатлары бар, аларның эшләре дә күбрәк. Без бит терлекне суеп эшкәртеп сатуөстендә эшлибез.

Терлекне без халыктан, авыл хуҗалыкларыннан сатып алабыз, алар белән озак вакытка килешүләр төзелгән. Үзебезнең республика белән генә түгел, күрше регионнар белән дә эшлибез. Бездә иң югары сатып алу бәясе. Шунлыктан халыкка безнең белән эшләү җайлы.

-Үзегездә симертү  цехы ясарга уйламыйсызмы?

- Мондый планнар бар. Моның өчен башта азык-төлек базасы ясарга кирәк. Аннан соң гына симертү цехы ясарга була.

- Эшләгән продукциягезне урнаштырганда авырлыклар килеп чыкмыймы?

- Авырлыклар булганы юк. Продукциянең күп өлешен Мәскәүгә җибәрәбез. Шулай ук Чабаксар, Казан, Түбән Ноагород һәм башка шәһәрләр белән эшлибез. Үзебезнең продукцияне без түшкә белән, яртышар түшкә, чирек өлешләп һәм җидешәр тәүлек саклана торган вакуумм упаковкаларда реализациялибез. Шулай ук полуфабрикатлар ясап сатабыз.Безнең продукция сертификацияләнгән һәм экологик яктан чиста. Сатып алучылар борчылмасыннар.

- Кадрлар мәсьәләсе буенча сезнең оешмада ничек?

-Коллектив бездә яшь, энергияле. Кадрлар алмашынмый. Эш урыны бирә алганыбызга без шат. Димәк, бездә хәзер 15 кеше эшли. Алга таба күбрәк эш урыны булдыру турында уйлыйбыз.

- Оешмагызны үстерү буенча нинди проблеманы иң әһәмиятле дип саныйсыз?

- Без әле яшь оешма, бер елдан артыграк кына эшлибез. Үз куышыбызны таптык дисәк тә була. Хәзер иң әһәмиятлесе – сату базарын киңәйтү. Моны без эшли алырбыз дип ышанып калабыз.

Хәзерге вакытта оешма "Деликат" исемен йөртә. Оешмада 40 кеше  эшли.

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100