Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Четверг, 25.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

ТУГАН ҖИРДӘ ТУГАН ХАКЫЙКӘТЬ.

 

Хаҗи Әгъзам, хаҗдан кайтуыгызга бер ел үтеп тә китте. Сез яшь кеше, эшмәкәр, дин әхеле дә түгел, кайдан сез уйлап алдыгыз олы сәфәргә чыгып Хаҗга барырга?

 Дин әхеле булмасам да, Әлхәмдүлилләһи, мөселманмын. Белгәнебезчә, хаҗ саулыгы, байлыгы булган һәр мөселманга  гомерендә бер мәртәбә, хаҗ кылу фарыздыр. Сәбәпсез хаҗ гыйбәдәтен кичектерү дөрес түгел икәнен, терле китаплардан укып белсәк тә, мөмкинлек булгач: “Мин әле әзерме?”, “Яш вакытта хаҗ кылсам, хаҗдан кайтканнан соң тагын гөнаһ эшләрмен,шуның өчен, картайгач, барырмынмы әллә?”, “Хаҗ гамәлләрен дөрес итеп кыла алырмынмы?”,- дип шикләнәсең.

 Пәйгамбәребез бер хадисендә:”Хаҗ кылыгыз,шиксез, хаҗ, суның керләрне паклаганы кебек, гөнаһларны пакълар”, - дигән. Аннан уйлыйсың да, дөняны белеп булмый, Әҗәл ни заман килер, яшьлиме, картайгачкынамы? Яшьли килсә, Аллаһ каршында ничек җавап бирерсең.

 Әлхәмдүлилләхи безләргә, исламның бишенче шарты булган, хаҗ кылу гамәлен үтәргә насыйп булды. Аллаһы Тәгалә кабул кылса иде, ә бармаганнарга, барырга насыйп итсә иде.

 

 Хаҗ гамәле кылуларыгыз сезнең тормышыгызга тңэсир ясадымы? Анда алган тәэсирләр белән безне дә таныштырып китмәсезме?

  Без хаҗда аңладык, нигә хаҗ фарыз кылынганын. Әлбәттә, ул хикмәтләрне сүз белән генә әйтеп бетерә алмыйсың, аны аңлар өчен хаҗга үзеңә барырга кирәк. Аллаһның кодрәте белән безләргә насыйп булды: Раббызның иң кадерле булган йорты, Кәгъбәтулланы үз күзләребез белән күрергә, аны тәваф һәм анда гыйбәдәтләр кылырга, Гәрәфәт тавында тәүбә кылырга, Мәдинә шәһәрендә булган, пәйгамбәребезнең мәчетендә намазлар укырга. Рәсулебезнең, якыннарының, сәхабаларның каберләрен зиярәт итәргә. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа с.г.в. йөргән җирләрдә атлап йөрергә, күзләре белән күргәнне, безләргә дә күрергә. Шул хикмәтләр, ничек тәисир итмәсен дир.

  Һәр иман китергән кеше тырышырга тиеш , мөмкинлек табып, хаҗга барырга. Анда булган кешеләр арасындагы хөрмәтне, бер-берсене ихтирамлыкны, сабырлыкны күрергә кирәк.

  Без дә анда булып, үзебезнең кальбебезне дәвалап, яңа кардәшләр табып, күп нәрсәгә, карашларыбезны үзгәртеп, иманыбызны ныгытып кайттык. Хәзер көндәлек тормшыбызда Аллаһ кушканны үтәп, тыйганныннан тыелып яшәрргә тырышабыз. Шуңа  үзебезнең якыннарыбезны, дусларыбызны, авылдашларыбызны өндибез. Минемчә, һәр кеше, ятар алдыннан, үзенә сорау куерга тиеш: “Бүген мин, Аллаһ ризалыгы өчен, динебез, милләтебез, гаиләбез, авылыбыз алга китсен өчен, нинди файдалы эш эшләдем икән?”- дип. Әгәр шуны эшли алсак, без дөрес яшибез, юк икән- шикле.

 Китабыбыз кушканча, пәйгәмбәребез сеннәте буенча яшәргә, Аллаһы Тагәлә  көч-күәт бирсә иде.

 

 

Сезнең туган авылыгыз Тукай, сез анда гаиләгез белән гомерегезне

            кичерәсез. Республиканың татар авылларына караганда, Тукай авылының үзенең йөзе, үзенең мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре бар. Ике авылга бер хакимият җитәкчелек итә. Авылның социаль яктан килеп туган сорауларын, җәмгиять белән эшләр өчен иҗтимагый совет булдыргансыз. Шушы иҗтимагый советның төп максаты нинди, нинди сораулар куясыз?

Безнең Тукай авыл халкы, Аллага шөкер, күптәннән бирле нык динне санала. Терле авыр заманнар булуына карамастан, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез безгә динебезне, гореф гадәтләребезне саклап килгәннәр, шаригәть кушканча, олыларга  хөрмәт күрсәтеп яшәргә тырышканнар. Инде 90-нчы елларның башында, дәүләт тарафыннан дингә карау үзгәргәч, авыл халкының зур тырышлыгы һәм хезмәте белән мәчет мәдрәсәләр эшли башлый. Динебезнең үсүендә, ул елларда имам булган Бәдертдин(Аллаһ рахмәтле итсен) хәзрәт, хәзерге имамыбыз Шакир  хәзрәт һәм мәхәллә картларының өлешләре күп.(Аллаһы Тагәлә разый булса иде). Бу хәзрәтләребезнең тырышлыгы, авылыбыз халкының иманын ныгытырга зур йогынты ясый.Мәктәп балалары дин өйрәнә башлыйлар.

  Инде икенче ел авылыбызда, дәвамлы итеп, мәдрәсә эшләп килә. Ул шәкертләрне күреп, аларның уңышларына, без олылар, шатланабыз, иманыбыз арта. Алланы таныганга, Хак Тагәла безнең авылга нигъмәтләрендә бирә. Аллага шөкер, безнең авылда бәрәкәт бар.
   Быел авыл халкының күптән хыялланган хыялы тормышка ашты. Якташыбыз, яшь егет, Агъләм улы Наил, югары дини белем алып кайтты. Наил хазрәтнең мәдрәсәдә балалар укытырга теләге безне канатландырды, яңа идеяләр тудырды.

  Шуларның берсе, авылыбызның тормышына битараф булмаган кешеләрне җыеп, олы хәзрәтләребезнең хәер-фатихасы белән, мәхәлләнең иҗтимагый советы оештыру. Иҗтимагый советның максаты итеп авыл кешеләрен берләштереп, хәлебездән килгәнчә, Аллаһ ризалыгы өчен мәдрәсәгә матди ярдәм курсәтү; балаларыбызның дини тәрбиясенә, аларның сау-сәламәтле үсүләренә өлеш кертү; авылыбызда ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, булышу; авылыбзның халкын борчыган сорауларны күтәреп, аларның чишелеш юлларын эзләү һәм башкалар. Айга бер утырыш була. Әгъзалардан тыш анда хәр кеше катнаша ала.Үзенең фонды бар. Бүгенгесе кенгә 4 утырыш булды. Аллага шөкер, бу эшнедә, бергәләшеп алып барабыз, дәвамлы булса иде.

 

 Тукай авылының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Бигрәк тә авыл

 тормышында дин, мәгърифәт, мәдәният, спорт нинди урыннарны                    алырлар?

 Бу мәсәлә безнең авыл халыгын күптән борчый. Билгеле булганча, бүгенге кенгә тикле Тукай авылын дәүләт игътибар белән узындырмады.Ә авыл елдан ел зурайды, балалар саны арта килде, мәктәптә бүлмәләр җитешми башлады. Авылда балалар бакчасы юк, мәдәният йорты юк, гаилә табибының офесы юк. Алланың рахмәте яусын, быел республикабызның президенты программасы аркасында  юллы булдык.Берничә ел элек халык тыршып, дәүләт булышып, Алланың ярдәме белән газлы булдык..

  Күптән түгел Чувашстан Республикасы Президенты Николай Федоров Комсомол район активы белән очрашып сөйләшүләр алып барды. Әлеге очрашуда район башлыгы Генадий Волков ярдәме белән Тукай авылының мәктәп директоры Әминә апа Багаудинова авыл мәктәбенең кысан булуын һәм башка социаль объектларының юклыгын күтәреп чыкты. Президентыбыз залдан бердәнбер сорау белән күтәрелгән Әминә апаны аңлады, әлеге мәсъәләгә бик җитди карады һәм ике-арада аңлашу табылды. Аллаһ теләсә, бергәләшеп тырышсак, бу мәсәләләр дә чишелер дип өметләнәбез. Бүгенге мәктәп базасын реконструкцияләп, аңа концерт, спорт залларын тоташтырып, шунда ук гаилә табибының гомуми практик офисын ясап, чын белем, мәдәният, спорт үзәгенә әверелдерергә кирәклеге ачыкланды. Киләчәктә шундый үзәк авылыбызда булачак, иншаалла. Хәзер бу үзәкнең проект докуменлары эшләнелә башлады. Безгә инде бердәм булып, бу эштә ярдәм итәргә кирәк.

 

Бүгенге көндә сезне ни борчый, сезнең өчен җәмгиятьтә иң кискен сорау нинди?

 70ел дини тәрбия булмаганлык сәбәпле, безгә хас булмаган хесетлек, хәмер кебек бозыклы әйберләр тирән үтеп керде  безнең татар халкына. Аллага шөкер, соңгы елларда моны аңлый башладык. Яшьләребез мәчетләргә тартыла. Бу күренеш бездә, әлбәттә, яхшы өметләр уята. Ләкин шулук вакытта яңа машина алсалар, дөньяга бала туса, нигезгә яшь килен төшсә, туган кеннәрне билгеләп үткәндә, туйлар узганда хәмер өстәлгә беренче булып менеп утыра, менә шул яман чир безне бик борчый. Пәйгамбәребез бер хадисендә: “Иманны кеше хәмер эчми, эчә икән- иманы юк!”,-дигән. Икенче бер хадисендә “Хәмер ясаучыны, сатучыны, эчүчене, эчерүчене, аның белән сәүдә итүчене, эчү мәҗлесе ясаучыны, шул мәҗлескә катнашучыларны Аллаһ ләгнәт кыла.”,-дигән. Аллаһ сакласын.

Анан эчкән кешегә 40 көн иман керми бит, аның намазыда, догасыда кабул кылынмый.Әгәр шул арада вафат булсаң –кафер булып китүең бар. Аллаһ сакласын.

Әгъзам әфәнде! Газетабызның рубрикасында катнашуыгыз өчен Сезгә укучыларыбыз исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, бер-беребезгә ихтирамлы булып яшәргә насыйп булсын. Сезгә һәм гаиләгезгә якты киләчәк, саулык-сәләмәтлек теләп калабыз һәм газета укучыларына да үзегезнең теләкләрегезне җиткерүегезне сорыйбыз.

 Әмин. Сезгәдә Алланың рәхмәте булсын. Бетен авылдашларны, милләттәшләрне, дин кардәшләремне киләчәк Корбан бәйрәме белән  котлыйм. Дөнья дингезендә батмыйча , гаиләләре белән гармониядә, туганнары һәм дуслары белән тату яшәп, пәйгамбәребезнең шәфагатенә ирешерлек изге гамәлләр кылып, ике дөнья бәхете теләр идем.

Әңгәмәне алып барды Фарит  Гыйбатдин.

Чувашстан, Комсомол районы, Тукай авылы.

“Ислам- info” газетыннан

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100