Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Вторник, 23.04.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

 

 ИСЕМНӘР, АТАМАЛАР

Тукай һәм Урмай

Чувашия АсүССРның Комсомол районының Тукай сигезеллык мәктәбе

укытучысы Гаяз Җамалетдинов шул райондагы Тукай һәм Урмай дигән

татар-мишәр авыллары исемнәренең килеп чыгасын беләсе килә.

Тукай һәм Урмай авыллары бер-берсеннән 3 километр ераклыкта гына урнашканнар. Икесенең дә атамасының килеп чыгышы кеше исеменә нисбәтле.

ТУКАЙ авылының атамасы шушы авылга беренче булып нигез салучы Тукай дигән кеше исеменнән алынган.

Тукай исеменең килеп чыгышы хакында ономастика фәнендә (барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнүче фән) төрле карашлар бар: 1. Тук сүзенә - ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган борынгы төрки исем булырга мөмкин. Шулай булганда, бу исем “тук, ризык-нигЪмәтле бала” мәгънәсен белдерә. 2. ту:  а) дөньяга кил. пәйда бул, ту”, б) “байрак, әләм; яшәү, тереклек билгесен” аңлаткан сүз”гә -кай иркәләү-көчрәйтү кушымчасы ялганып ясалган борынгы төрки исем. Башкорт язучысы Й.гәрәй Тукай исеменең мәгънәсен, ту, туу тамырына нисбәтле итеп, “туганкай, бик яхшы, үтә газиз” дип аңлата. 3. Тукай исеменең этимологиясе монголча “җәя”, “салават күпере” мәгънәләрен белдерә торган тукай сүзе белән бәйләнешледигән караш та бар. 4. Тукай исеме борынгы төрки телдәге тогай-тугай  : а)  “елганың бормалы, түгәрәк үзәнле, тугайлы урын”, б) “чүлле районнарда , башлыча Урта һәм Үзәк Азиядә. елга үзәннәрендә үсүче урман” мәгънәсендәге сүздән ясалган булуы бик ихтимал. Таҗик галиме Алим Гафуров төрки телләрдәге Тукай исеме – “урман куаклыгы, әрәмәлек”, ә аның фонетик варианты булган Токай Тукай исеме “урманлы җир, урын” мәгънәсен белдерә дип саный. Без дә шушы фикергә кушылабыз. Казахларда Токай, Токас, карачай-балкарларда Токай, хакасларда Тогай, үзбәкләрдә Тогай, Тогайжан, Тогаймамат, Тогаймирза, Тогаймурод, Тогайкул исемнәре бүгенге көндәдә шактый актив кулланыла.

УРМАЙ авылы атамасының асылында борынгы төрки-татар Урманай исеме ята.

,лектә татарларда урман кисү, әзерләү аенда (ягъни көзен, урман аенда) туган ир балага Урманай исемен кушу гадәттә булган. Бу исемнең диалекталь фонетик үзгәреш-тартылыш кичерүе нәтиҗәсендә Урмай, Ормай вариантлары барлыкка килгән. Урмай вариантына нигезләнеп әлеге Урмай авылының атамасы ясалган. Урманай исеменнән һәм аның диалекталь вариантларыннан Казан татарларында татар-мишәрләрдә Урманаев, Урмаев һәм Ормаев фамилияләре дә барлыкка килгән.

Г.Саттаров, профессор, “С. Татарстан” газетасы,№116, 21.05.1986 ел.

 

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Rambler's Top100