Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пятница, 29.03.2024

 

 
   
  
 

добро пожаловать на сайт села Токаево Комсомольского района Чувашской Республики!

Меню сайта
Строительство медресе
в селе Токаево
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените наш сайт
Всего ответов: 879
Бесплатная отправка СМС

    Билайн

   Мегафон

   МТС

  Смартс

Ссылки

 

 

 

   

ШУНДЫЙ – ШУНДЫЙ ХӘЛЛӘР

Чувашиянең биш районында 23 татар авылы бар. Татарлар күпләп яшәгән төбәкләр – Батыр һәм Комсомол районнары. Мин яши торган Комсомол районының 8 татар авылында 6662 татар гомер итә. Бу – район халкының 25 проөенты дигән сүз. Шушы районга кергән Урмай авыл Советы территориясендә 4110 кеше яши. Аның составына ике зур авыл Урмай (2780 кеше) һәм Тукай (1330 кеше) керә. Районда татар, чуваш, рус авыллары аралашыпурнашкан. Бу ничек булган соң?

Рус патшасы Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, Гөбнә һәм Сура елгалары арасындагы “кыргый басулар”га ХVI-XVII гасырларда Сергач һәм Курмыш ягында яшәүче кайбер мишәр мурзаларын күчереп утырткан. Чуваш галиме В.Д.Димитриевнең язмаларыннан күренгәнчә, Тукай һәм Урмай авыллары бу якларда барлыкка килгән татар-мишәр авылларының беренчеләре дип исәпләнә. Риваятьләргә караган да, бу якларга килеп урнашкан өч бертуганның икесе Тукай (Токай) һәм Урмай шул ук исемдәге авылларга нигез салганнар. Аларның арасы өч кенә чакырым.

Бу авыллар 1960 елга кадәр аерым колхозлар булып яшәделәр. Шул елдан башлап алар “Алга” колхозына берләштеләр. Исеме җисеменә туры килде бугай, колхозыбыз күп кенә күрсәткечләр буенча алда бара. Моннан тыш, хатын-кызларны эш белән тәэмин итү йөзеннән колхозда тегү цехы эшләп килә. Әлегә кадәр анда 50 кеше генә хезмәт куя, быел 200 урынлык яңа ехтөгәлләнеп килә.

Бу авылларда урта һәм ике сигезьеллык мәктәп бар. Уку бишенче класска хәтле башлыча татар телендә, аннан соң ул русча дәвам итә.

Батыр районында ТИҮнең бүлекчәсе яшәп килә. Ул төрледән –төрле чаралар үткәрә. Колхозыбызда ел саен  уздырылган сабантуе да – бүлекчәнең изге гамәлләренең берсе. Сабантуена бөтен Чувашстаннан һәм Татарстанның чиктәш районнарыннан да кунаклар җыела, ул зур, күңелле бәйрәмгә әверелә. Узган кыш Совет Армиясе көненә багышланган татарча көрәш ярышы булып үтте. Монда Чүпрәле районыннан да көрәшчеләр чакырылды. Чабаксарда уздырылган татар бәйрәмендә дә Урмай мәктәпләре укытучылары үз сәнгатьләрен күрсәттеләр.

Урмай һәм Тукай авылларында район сәнгать мәктәбенең филиаллары (татар бүлекләре) эшләп килә. Халкыбызның этник үзенчәлекләрен искә алып, алар ансамбльләренә “Мишәр” дип исем бирделәр.

Ата-аналарның сорауларын искә алып 1990-91 нче уку елында Урмай һәм Тукай авылларындагы сәнгать мәктәбендә гарәп әлифбасын өйрәнү түгәрәге эшләде. Урмайдан 30, Тукайдан 60 укучы бу серле хәрефләрнең йозагын ачуга ачкыч  таптылар. Монда укытучылар Г.Җамалетдинов белән Ф.Гыйбатдиновның өлеше зур.

Ике авыл кешеләре үзара ярышып яши. 25-30 еллар элек Тукай зираты ташландык хәлдә иде. 1959 елда халык җыелып аны койма белән әйләндереп алды, тәртипкә китерде. Моны күреп урмайлылар да саваплы эшкә тотындылар һәм үз зиратларын төзекләндерделәр. Мәчетләр дә әнә шулай үзара ярышып төзелде. Тукайда ике катлы , ак кирпечтән салынган мәһабәт мәчет салына. Аны авыл халкы өмә белән ике көндә өеп бетерде.                        

 Гаязетдин Җамалетдинов, “С. Татарстан” газетасы, 31.12.1991ел.

Меню сайта
Поиск
Информресурсы
Друзья сайта
Музыка

Наш баннер

Предлагаем обмен баннерами



◊ код кнопки ◊

Календарь новостей
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Форма входа
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Погода в Токаево

Copyright Тукай © 2024 При использовании материалов ссылка на сайт www.tokaevo.ucoz.ru обязательна!
Сайт управляется системой uCoz Rambler's Top100